7 декабрь Әтнә районы мәдәният йорты артистлары Инвалидлар декадасын йомгаклау концерты итеп, "Яшик әле, яшик ярдәмләшеп" программасын тәкъдим итте. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы шыгрым тулы иде. Балаларга һәм олыларга бүләкләр тапшырылды. Хәтта Кыш Бабай чыгып, балаларның хатларына җавап итеп, бүләкләр тапшырды.