Декада уңаеннан карамакта торучы инвалидның хәлен белү

2018 елның 8 декабре, шимбә

1-10 декабрь аралыгында республика күләмендә Инвалидлар декадасы үтә. Әлеге чара районыбызда да читләтеп үтелми. Ункөнлек  физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, игътибар, ярдәм  күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге чарада “Изгелек” үзәге белгечләре дә читтә калмады. 6 декабрь көнне директор урынбасары, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм белгече карамакта торучы инвалид Хәкимов Раилнең хәлен белделәр, күчтәнәч тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International