Татарстан Республикасында 1 нче декабрьдә «Инвалидар декадасы» башланды. Әтнә районы да бу чарадан читтә калмады. 5 нче декабрь Әтнә районы мәдәният йорты үзешчәннәре Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик интернатка һәм Яшел Үзән районында урнашкан «Идел» республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгенә Хәйрия концертлары белән бардылар. Алып килгән күчтәнәчләрне алып, зур рәхмәтләр әйтеп, тагын да килүебезне көтеп калдылар. Ә «Идел» республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгендә артистларыбызны хәтта басып алкышладылар.