Әтнә районы “Изгелек” үзәгендә #ЮмартСишәмбе хәйрия кампаниясе ахырына якылашты. Бүген, 4 нче декабрь көнне, “Магнит Косметик” сәүдә челтәре авыр хәлле гаиләгә һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы ялгыз яшәүче өлкән әбигә тормыш көнкуреш кирәк яраклары тапшырды. Шулай ук, шәхси эшмәкәр Гайфуллина Рәмзия ялгыз яшәуче ирле-хатынлы өлкәннәребезгә, кышкы курткалар бүләк итте. Мондый изге эшләр һәрберебезгә дә үрнәк булып, киләчәктә дә күбрәк эшләнсә иде.