9 декабрь – Халыкара ришвэтчелеккэ каршы корэш коне.

2018 елның 7 декабре, җомга

9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Агымдагы елның 7 декабрендә Әтнә муниципаль районы хакимиятендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Әтнә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре өчен Әтнә районы прокуроры урынбасары М. И. Газизов һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л. М. Фәтхуллина катнашында кыскача анлату эшлэре уздырылды.

Әтнә районы прокуроры урынбасары мәнфәгатьләр конфликтын булдырмый калу яки җайга салу буенча чараларны үтәмәгән өчен юридик җаваплылык мәсьәләләре буенча аңлатмалар белән чыгыш ясады.

Башлык ярдәмчесе муниципаль хезмәткәрләргә коррупциячел хокук бозулар турында эш бирүченең белдерүе бурыч булып тора, дип искәртте, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ихтималы һәм башка түләүле эш турында хәбәрләрне җибәрү һәм карау тәртибен аңлатты.

Әңгәмә барышында шулай ук муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүнең үз вакытында һәм дөреслеге мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International