Терлекләр туберкулезга тикшерелде hәм себер язвасы белән эмкарга каршы вакцинация үткәрелде

2018 елның 1 декабре, шимбә

Ноябрь аеның соңгы атнасында Тукай hәм Уңыш хуҗалыкларында лейкозга hәм бруцеллезга тикшерү өчен сыерлардан кан алынды. Шул УК вакытта Тукай hәм Уңыш күмәк хуҗалыгында шул ук терлекне туберкулезга тикшерелде hәм себер язвасы белән эмкарга каршы вакцинация үткәрелде.Шулай ук барлык Әтнә районы территориясендә урнашкан хуҗалыкларда күсе hәм тычканга каршы приманкалар куйдык. (дератизация үткәрелде).Барлык хуҗалыкларда мөгезле эре терлек каныннан лабораториядә себер язвасы авыртуына каршы торулыгы тикшерелде. Шул ук вакытта биохимик тикшерүләр дә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International