Узган ял көннәрендә Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы районнарының спорт ветераннары арасында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына волейбол буенча финал ярышлары узды. Биектау районы командасына нибары берничә очко гына биреп, Әтнә районы командасы 2 нче урынны алды. Команданың тренеры һәм җитәкчесе Олы Әтнә урта мәктәбенең физик культура укытучысы Мәгъсүмов Нәкыйп Альтаф улы. Команданы ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!