"Юмарт сишәмбе” кампаниясе кысаларында хәйрия чарасы

24 ноябрь 2018 ел., шимбә

"Юмарт сишәмбе” кампаниясе кысаларында хәйрия чарасы

Бүген, 2018 елның 20 ноябрендә Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре “Юмарт сишәмбе” кампаниясе кысаларында хәйрия чарасы уздырдылар. Белгечләр «Пятерочка», «Магнит» һәм «Магнит Косметик» сәүдә үзәкләрендә булып, аларны хәйрия чарасында катнашырга өндәделәр, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләгән гаиләләргә булышуларын сорадылар. Бүген “Пятерочка” сәүдә челтәре аларга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования