Соңгы елларда республикада, шул исәптән районыбызда ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның артуы күзәтелә. Грипптан ничек сакланырга, ничек дәваланырга

2018 елның 12 октябре, җомга

Грипп ничек йога?
Грипп инфекциясе чыганагы – авыру кеше, өч-биш көн дәвамында ул бигрәк тә куркыныч. Гриппның күпләп таралуына аның җиңелчә формалары белән авыручылар, бигрәк тә үзләренең сәламәтлегенә генә түгел, башкаларга йоктыруга да битараф караучы кешеләр сәбәпче була. Вирус йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә берничә метрга тарала. Һавада ул берничә сәгать саклана. Авыру өйдә кулланылышта булган әйберләр, соска, уенчыклар, киемнәр аша да йогарга мөмкин. Грипп кичергәннән соң авыру китереп чыгарган вируска нык иммунитет барлыкка килә. Икенче тапкыр авыруга яңа төрдәге грипп вирусы сәбәпче була.
Грипп белән авырганда нишләргә?
Өйдә булырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Диагнозны нәкъ менә ул куярга һәм сезгә туры килә торган дәвалауны билгеләргә тиеш. Дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен җиренә җиткереп үтәргә: даруларны тиешле вакытында эчәргә, ятып торырга, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырларында, организмның саклану һәм башка системаларында киеренкелек арта.
Кайнар чәй, нарат җиләше, мүк җиләге сыгынтылары, селтеле минераль сулар (сөт белән Боржоми һ.б.) – сыеклыкны күп эчәргә. Халык медицинасы чаралары – гөлҗимеш, балан белән юкә чәчәге, бал белән кура җиләге, прополис, ак чыршы мае, бал белән сарымсакның да файдасы күп.
Авыручыларның күпчелеге 1-2 атнада савыга, әмма кайвакытта грипп һәм башка сулыш юллары авыруларыннан өзлегүләр килеп чыга.
Авыруның таралуына юл куймас өчен авыручыны сәламәт кешеләр янында калдырмаска (аерым бүлмәдә булса яхшырак). Авыру кеше бүлмәсен даими җилләтергә, кулланган әйберләрен дезинфекция чаралары белән эшкәртергә. Авыру янында озак тормавың хәерлерәк. Аны караганда авыз-борынны марля бәйләвеч белән капларга кирәк.
«Кайнар линия» телефоннарын хәбәр итәбез: 2-33-50; 03.

 

Соңгы елларда республикада, шул исәптән районыбызда ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның артуы күзәтелә. Грипптан ничек сакланырга, ничек дәваланырга

Грипп – аеруча киң таралган йогышлы авыру. Аннан кечкенә балаларны һәм хроник авырулы, иммунитеты түбән булган өлкән яшьтәгеләрне аерата сакларга кирәк. Вирус авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә таралып, тын юллары аша үтеп керә. Шуңа да грипп белән авыручылар белән аралашудан тыелып торырга, алар белән бер үк әйберләрдән файдаланмаска кирәк. Гриппның беренче билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, йөткерү, төчкерү, борын тыгылу, тамак авырту, тән сызлау, хәлсезлек, кайчагында күңел болгану һәм эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Әгәр үзегездә шундый халәтләр тууын тойсагыз, өегездән чыкмаска, башкалар белән аралашмый торырга тырышыгыз. Грипп йоктырган 5 яшькә кадәрге балалар, 65 яшьтән өлкән кешеләр, көмәнле ханымнар, онкология авырулылар, кан, үпкә, йөрәк, шикәр чире, бавыр һәм нерв авырулылар, һичшиксез, табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Әгәр үзегезне начар хис итсәгез һәм инде югарыда әйтелгән аеруча куркыныч янаган төркемгә керсәгез, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.
Югары температураны төшерү өчен сыеклык күп эчегез. Аспирин кабул итүдән сакланырга кирәк, чөнки ул хәлне катлауландырырга гына мөмкин. Авыруның башланган мәлендә гриппферон, лейкоцитар интерферон, тамифлю, реленза кулланырга мөмкин, алар дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра, бик кыйммәт тә түгел.
Өйдә грипп белән чирләүче бар икән, аны башкалардан аерым урында, инде мөмкинлек булмаса, һичьюгы 1 метр читтәрәк урнаштырыгыз. Авыру янында битлек киеп йөрегез, битлекне файдаланганнан соң ташлагыз яки дезинфекцияләгез, кулыгызны яхшылап юыгыз. Ул яткан бүлмәне еш җилләтегез, чиста итеп юып торыгыз.
Әлбәттә, грипптан саклануның төп профилактик чарасы – вакцина ясату. Вакцина ясаткан кешелэр, авыруны жингелерэк кичерэ, хэм башка системалат(йорэк, сулыш, нерв) зэгыйфлэнми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International