Янәшәдә генә булыгыз!

2018 елның 12 октябре, җомга

Өлкәннәр көне... Октябрьнең салкын, җилле көннәренә аяк басуга уза торган бу бәйрәм үзенең исеме белән үк күңелләрне җылыта, җаннарга рәхәт бер тынычлык бирә.

Фәридә ФИЛАТОВА

Соңгы елларда бу бәйрәм бик зурлап, матур чаралар белән үрелеп үткәрелә. Ай башында өлкәннәр декадасы игълан ителә, бу көннәрдә бар кадер- хөрмәт күрсәтелә аларга. Ә иң куанычлысы - өлкәннәргә карата игътибар ел әйләнә бездә дип курыкмыйча да әйтергә мөмкин. Үзләре дә бик актив өлкәннәребез – алар катнашындагы төрле спорт ярышлары, концерт – тамашалар,  күңелле очрашулар оештырылуы турында да еш язабыз. Ә инде бәйрәмгә килгәндә, һәр авыл җирлегендә дә өлкәннәрне чакырып чәй табыннары хәстәрләнә, лаеклы ялдагылар өчен күчтәнәч пакетлар әзерләнә. Бу яктан авыл җирендә яшүчеләрнең шәһәрдәгеләр каршында берникадәр өстенлеге дә юк түгел. Бер генә мисал, Әтнәгә күченеп кайткан туганнарым Өлкәннәр көненә беренче тапкыр күчтәнәчләрен кулларын алгач, шатланып та, аптырап та калганнар иде. “ Ничә ел лаеклы ялда булып, үзебез лаеклы ялга чыккан заводтан күчтәнәч түгел,  бер открытка да күргән булмады”,- диештеләр. Олы кешегә әллә ни күп  кирәкми дә инде, югыйсә, бүләккә караганда искә алулары зуррак куаныч...

Олы Әтнәдә исә лаеклы ялдагыларны традиция буенча, дәүләт драма театры бинасына чакырып кунак иттеләр. Социаль яклау бүлегендә эшләүче кызлар бирегә килгән һәр өлкән кешене якты чырай белән каршы алдылар, тәм- томнар белән тулы табын янына утыртып, кайнар чәй, коймак белән сыйлап тордылар. Үзәктән генә түгел, һәр авыл җирлегеннән дә ветераннар советы рәисләре, аларның актив ярдәмчеләре дә кунак булды быел. Шунда ук ветераннар советы рәисләре тырышлыгы белән әзерләнгән стендлар да урын алган иде. Аларның һәркайсында җирлектә яшәүче өлкәннәрнең тормыш- көнкүреше, бергәләп үткәрелгән чаралар, кызыклы мәгълүмат  чагылдырылган. Тырышканнары бушка китмәгән, өлкәннәр арасында зур кызыксыну тудырды әлеге стендлар. Чәй табыныннан соң, театрның тамаша залына юл алды өлкәннәр. Биредә алар өчен Филармония артистлары зур концерт белән чыгыш ясады. Мондый бүләкне өлкәннәр өчен район хакимияте белән берлектә Татар конгрессы иҗтимагый берләшмәсенең халыкара берлеге рәисе, Дәүләт советы депутаты Ренат Закиров ясады. Бәйрәм уңаеннан өлкәннәрне район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова изге теләкләрен җиткереп узды. Ренат Закиров та залдагыларны бәйрәм белән котлады һәм олы юбилее уңаеннан район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовка Татар конгрессы иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе исеменнән “Рәхмәт хаты” тапшырып узды. Анда “Милләтебез алдындагы олы хезмәтегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдәге гореф- гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен” дигән юллар да бар. Мингазиз Зиннәтовның тырыш хезмәте тиешле бәяне алуга без дә бик шат. Ничәмә- ничә еллардан Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Әле алда күңелле очрашулар, төрле спорт ярышлары көтә аларны. Исән- сау булсыннар да, безгә үрнәк һәм кирәк булып, төпле киңәшләрен биреп, өйләребезне нурландырып тагын бик күп еллар сау- сәламәт булып, янәшәбездә булсыннар иде. Бәйрәмегезе белән өлкәннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International