ГЕПАТИТ А САРЫ АВЫРУЫ

2018 елның 12 октябре, җомга

Соңгы елларда сары авыруы белән чирләүчеләр турында әллә ни ишетелмәсә дә, быел Балтач районында шундый очрак килеп чыккач, халык куркуга калды. Сары белән элек кенә күпләп авырганнар. Замана алга киткән саен бу авыру килеп чыкмаска тиеш кебек тә бит...

- Сары авыруы - гепатит А - бавырны зарарлый торган, сары төшү белән характерланучы йогышлы вируслы авыру.

- Әлеге авыру ничек тарала

- Ул авыру кешедән сәламәт кешегә йогышлы эчәк авырулары кебек үк күчә: авыру кеше белән аралашканда, эчә торган су, азык-төлек, пычрак куллар, чебеннәр аша. Инкубацион чоры 7 көннән 50 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

- Авыруның төп билгеләре:

- Иң элек хәлсезлек сизелә, аппетит югала, уң яктан эч авырта (бу бавырның зураюы белән бәйле), тән температурасы күтәрелә, укшыта, костыра, буыннар, тән сызлый, сидекнең төсе куера, ә тизәк төссезләнә, тән һәм күз саргая.

- Авыруны китереп чыгаручы вирус тирә-юньдә бик озак яши. Салкынны әйбәт кичерә. Югары температура һәм көчле дезинфекция чараларына гына бирешә. Шуның нәтиҗәсендә авыру бик тиз һәм күпләп таралырга сәләтле.

- Профилактика

- А Гепатиты авыруына каршы вакцина бар. Прививкалар эпидемик хәлгә карап билгеләнә. Авыру белән бәйләнештә булган кешеләр кичекмәстән (5 көн эчендә) прививкалар ясатырга тиешләр. Авыруга каршы көрәштә төп чара булып прививкалар ясау тора. Ризык әзерләүчеләргә, эчә торган су системасында эшләүчеләргә план нигезендә прививкалар ясалып барыла.

Әлбәттә, шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәү, сыйфатлы ризык, су куллану да иң мөһим шартлар булып тора.

- Соңгы елларда сары авыруы безнең районда күзәтелмәде.

- Үзебезнең районда чирләүчеләр булмаса да, читтән йоктырып кайту очраклары теркәлеп тора. 2015 елда безнен районда  бер кеше авырды.

Саксызлык аркасында эләккән чир күпме кешене борчуга сала. Шуның өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен барыбыз да төгәл үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International