Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында көзге кросс үткәрелде

14 сентябрь 2018 ел., җомга

«Экстремизмга – юк!» республикакүләм ункөнлек кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында көзге кросс үткәрелде. Ул быел «Спорт экстремизмга каршы» дигән шигар астында узды. Ярышларда 92 укучы катнашты. Укучы төркемнәр арасында 1 урында – 31 В төркеме, 2 урында - 21 В төркеме, 3 урында – 011 нче төркем. Шәхси беренчелектә җиңүне Муравьева Мария яулады, 2 урын – Сергеева Екатерина, 3 урын – Петухова Ксения. Егетләр арасында 1 урын – Архириев Игорь, 2 урын – Архипов Феликс, 3 урын – Латфуллин Радик. Җиңүчеләр район күләмендә узучы «Татарстан кроссы – 2018» ярышында техникум данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования