Балаларына алиментны вакытында ала алмаучы әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан, Әтнә районы социаль яклау бүлеге суд приставлары белән берлектә гражданнарны кабул итү оештыра. Хокукый сораулар белән адвокатка да мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.
Кабул итү 2018 елның 4 сентябрендә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Олы Әтнә авылы, Октябрь урамы, 9 нчы йорт (Социаль яклау бүлеге).
Элемтәләр өчен телефон: 8 (84369) 2-16-18.