Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу

2018 елның 20 июле, җомга

2018 елның 19 июлендә Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлеге бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.

Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы эчендә, шулай ук гарантия срогы чыкканнан соң товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч ризыкларына һәм сөт ризыкларына өстәмә сәүдә хаклары, кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде. 
Авыл халкына шулай ук “Халык контроле” системасы турында тәфсилләп сөйләп үтелде.
Гражданнарны кабул итүдән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча өйрәтү характерындагы чара үткәрелде. Белгечләр бу мәсьәләгә карата бик зур кызыксыну күрсәтте. Чөнки аларга, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшләгәнлектән, төрле сораулар белән мөрәҗәгать ителә. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында авыл җирлеге белгечләре үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларын бирде. Мисаллар китереп, төрле низаглы хәллләрдән чыгу юллары аңлатылды. 
Чарада катнашучыларның һәммәсе үз хокуклары турында мәгълүматларны бик зур игътибар белән тыңлады. Кабул итү барышында кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International