Бөтендөнья иммунлаштыру атналыгы

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

БМО тарафыннан 2005 елдан башлап апрельнең соңгы атнасы -иммунлаштыру атналыгы итеп билгеләнеп утелә. Быел бу чара  23 нче  апрельдән 29 апрельгә туры килә.

Иммунлаштыру атналыгы уздыруның төп максаты булып,  халыкка вакциналарның күп йогышлы авырудан саклануның бердәнбер чарасы икәнлеген төшендерү тора.

Бу атналык кысаларында дөньякүләм күп чаралар оештырыла, өстәмә иммунлаштыру көннэре билгеләнэ, халыкка өстәмэ мәгълүмат бирелә.

Иммунлаштыруга кагылган берничә факт:

-иммунлаштыру дифтерия, гепатит В, коклюш, пневмония, полиомиелит, краснуха, столбняк кебек куркыныч авыруларны булдырмый кала. Югарыда саналган авырулар кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра, инвалидлыкка һәттә улемгә дә китерергә мөмкин;

-ел саен иммунлаштыру юлы белән 2-3 млн га якын кеше гомере сакланып калына;

-безнең илдә  милли календарьга кертелгән  төп вакциналар бушлай ясала, шул ук вакытта артта калган илләрдә ел саен 18,7 млн бала төп вакциналарны да ала алмый;

Күп очракта эти-энилэрдә интернетта тапкан, кешедән кешегә күчкән имеш-мимешләр урынсыз курку, сораулар тудыра. Иммунлаштыру турында нинди генэ сорау туса да аңа  дөрес җавапны  баланы караган табиб кына бирә ала. Шуңа да һәр очракта  табиб белән киңәшергә тәкъдим ителә.

Балаларыбызның да узебезнең дә сәламәтлеге узебезнең кулда!

            Роспотребнадзор идэрэсе Арча ,Биектау,Әтнә,Балтач районнары буенча территориаль булегендә халыкны иммунлаштыру буенча кайнар линия эшли, сораулар белән тубәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итегез :

884366  3-15-01 (Арча), 884365 3-15-01, 884365 3-02-71 (Биектау), 884368 2-41-47 (Балтач).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International