2018 елның апрель аеның беренче яртысында Дәүләталкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районы күп функцияле үзәгендә чираттагы чараны үткәрделәр. Чараның максаты -кулланучыларның хокукларын яклау.
Чара барышында гражданнар торак коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар, сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм дә алыштыру, шулай ук әлеге өлкәгә кагылган законнар турында консультация алдылар.
Очрашу барышында ТР ГИС системасының “Халык контроле” аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге турында искәртелде.