Дәүләт җир күзәтчелеге күршеләр белән дусларшырга ярдәм итә

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кыш хушлашырга теләмәсә дә, яз ишек кага. Яз килү белән һәркайсыбыз кышкы йокыдан уянган кебек, үзебезнең дача участокларына эшләргә ашыгабыз.

Кызганычка каршы,  барысы да без уйлаганча килеп чыкмый шул. Мәсәлән, сезнең өстән шикаять язарга мөмкиннәр. Яки сез үзегез күршеләрегезнең оятсызлыгыннан зыян күрергә мөмкинсез.

Мондый очракта, Татарстанның дәүләт күзәтчелеге үзенең профессионалҗ хезмәтен җаваплы башкарып, килеп туган низагларны уңай хәл итә.

Әгәр дә күршеләрегез белән килеп туган иәсьәләне уңай хәл итеп булмаса, дәүләт җир күзәтчелеге бүлегенә гариза белән  мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моннан тыш, райондагы бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомстваның рәсми сайтыннан rosreestr.tatarstan.ru - «Структура» - «Территориальные отделы». бүлегеннән табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International