Соревнование.

11 августа 2017 г., пятница

Сыер савучылар көч сынашачак

 

17-18 август көннәрендә районыбызның “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы базасында (җитәкчесе Айдар Шәрипов) машина белән сыер саву осталарының 44 республика бәйгесе узачак. Анда район этабы җиңүчеләре катнашыр дип көтелә. Бәйге барышында ярышучыларга теориягә кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Шулай ук конкурсантлар сыер саву аппаратын сүтеп- җыюда осталыкларын күрсәтәчәк. Бәйге концерт номерлары, спорт ярышлары белән үрелеп барачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International