Соревнования по шахматам.

19 мая 2017 г., пятница

30 майдан 8 июньгә кадәр 9, 11, 13, 15 яшькәчә кызлар һәм ир-малайлар арасында шахмат буенча Россия кубогы ярышы - Нәҗметдинов мемориалы уза.

Безнең шахмат командасы тренеры Раил Шакиров анда катнашачак әтнәләрнең башлангыч исемлеге белән таныштырды. Әтнә данын Самат Шәрәфиев, Алмаз Бадиков, Камил Кәримов, Ислам Мөхәмәдҗанов, Азалия Мифтахова, Исламия Мөхәмәдҗанова яклый.

Турнир бик җитди - биредә Татрстан шахматчылары гына түгел, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск, Самара, Омск, Оренбург, Ульяновск, Киров, Чиләбе, Иваново, Брянск, Волгоград, Курган, Мурманск өлкәләре, Ямал-Ненец, Ханты-Манси округлары, Коми, Мари, Башкортстан, Удмкуртия, Чуваш республикалары, Пермь, Камчатка крайлары шахматчылары да катнаша.

Яшь шахматчыларыбызга уңышлар юлдаш булсын да киләчәктә аларны Халыкара турнирларда күрергә язсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International