Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс студенты Зифа Вахитова бу конкурста “Уңган кыз” номинациясендә җиңү яулады

24 ноября 2018 г., суббота

23 ноябрьдә Түбән Кама педагогига көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Татар кызы – 2018” Республика бәйгесе узды. 1 сайлап алу этабын үткән кызлар “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән визит карточкасын, әдәби конкурста – моноспектакль тәкъдим иттеләр. Шулай ук интеллектуаль, “Алтын кул”  бәйгеләрендә көч сынаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйге яшьләрнең кызыксынуларын арттыру, аларның рухи, иҗади, социаль, интеллектуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан оештырылган. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс студенты Зифа Вахитова бу конкурска зур әзерлек белән барды, “Уңган кыз” номинациясендә җиңү яулады.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International