Якташыбыз, Югары Сәрдә егете Рәмис Хөснетдинов чираттагы уңышына иреште. Әлфия Авзалова исемендәге беренче Халыкара Фестиваль-конкурста катнашып, III дәрәҗә лауреат исемен яулады.
- Фестиваль-конкурста дөньяның төрле почмагыннан – Кытай, Америка, Европа илләреннән барысы 270ләп кеше катнашкан, - дип шатлыгы белән уртаклашты җырчының әтисе, Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәсим Хөснетдинов.
(Бу хактагы мәкалә белән "Әтнә таңы" газетасында таныша аласыз)