Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм

14 октября 2018 г., воскресенье

Хөрмәтле район халкы! Кадерле терлекчеләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне ихлас күңелемнән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Ел ахырына кадәр диярлек дәвам иткән гаять катлаулы, тырыш хезмәтне бәяләү бәйрәме бу. Әлеге бәйрәм безнең барыбызга да тормыш яме, яшәү көче өстәсен иде дигән теләктә калам.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең хезмәте һәрвакыт өстенлекле, дәрәҗәле, абруйлы булды һәм шулай булып кала да. Әтнә – башлыча авыл хуҗалыгы районы, аңлашыладыр, һәр эштә зур көч таләп ителә. Игенченең үз-үзенә таләпчәнлеге, терлекченең тырышлыгы, тракторчы һәм шоферның фидакарьлеге исәбенә районыбызда күп эшләр башкарылды. Быел да ул эшләр зур күләмле булды. Бүгенге көндә районыбыз Татарстан буенча авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә диярлек алдынгылыкны бирми икән – монда Сезнең ролегез әйтеп бетергесез зур.

Терлекчелектә дә, игенчелектә дә ирешкән уңышларыбыз сөенечле. Һәм бу Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз нәтиҗәсе, хөрмәтле райондашлар! Фидакарьлек үрнәге күрсәтеп башкарган хезмәтегездә югары күрсәткечләргә ирешүегезне, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, иртәгәге көнгә ныклы ышаныч белән каравыгызны теләп калам. Үзегезгә һәм гаилә әгъзаларыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имин тормыш телим.

Бүгенге һәм киләчәктәге һәр бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Гаилә бәхетендә, куанып, шатланып, сөенеп, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәгез.

Тагын бер кат бәйрәм белән!

Габделәхәт Хәкимов,

Әтнә районы башлыгы

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования