С Днем Республики дорогие жители района! Праздник в Атнинском районе открылся со спортивного марафона на велосипеде.

30 августа 2018 г., четверг

Бәйрәм  тантаналы котлау белән башланды. Котлаулардан соң мәктәп укучылары, районыбыз һәвәскәрләре катнашында музыкаль-әдәби тамаша башланды. Аны дәвам итеп, "Ашыт" үзәгеннән велосипедчылар юлга кузгалачак. Бу марафон спорт үзәгеннән Совет урамына борылып, Арчага китә торган юл чатында борылып, әйләнгеч юл аша узачак.  Иллеләп  велосипедчыны, төгәл сан бирә алмыйм, чөнки һаман киләләр, юлда кушылучылар да булыр, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев үзе озата барачак.

Марафонны дәвам итеп, сугыш элементлары кергән спорт төре -  "Гонка героев" ка регистрация башланачак. Әлеге чара "Ашыт" спорт үзәгендә була һәм аңа старт сәгать 10да бирелер дип фараз ителә.

Кичке сәгать 8 дә - бәйрәм концерты.Кунак булып Чулпан Йосыпова киләчәк. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International