Атнинский муниципальный район

Шахматы.

16.04.2018

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта 14 -15 апрель көннәрендә авыл районнары һәм кече шәһәрләр командалары арасында VIII тапкыр Татарстан беренчелеге үтте.

 Дүртәр кешелек  19 команда  көч сынашты бәйгедә. Шуларның берсе – безнең Әтнә командасы: Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Камил Кәримов, Алмаз Бадиков.

  • Тиз йөрешле уен иде бу, анысы 15 минутлык. Блиц дигәне бар тагын, анысы тагын да  тиз уйнала, монда фигураларны шалт-шолт куеп кына торырга  кирәк, уйлап торыр вакыт бик аз. Безнең шахматчылар мондый төр ярышта беренче тапкыр катнашканлыктан, азрак кыенлыклар булмады түгел,  булды. Югалыбрак та калдылар. Шулай да команда 5 урынга керә  алды. Командалар ярышы гына булса да, шәхси беренчелекне дә билгеләделәр. Монысы безнең файдага булды, Самат Шәрәфиев 15 минутлык “быстрый шахмат”та  1 урынга лаек булды, блиц дигәнендә – 2 урында. Азалия “быстрый шахмат”та  - 5 урында, блицта- 4 урында. Камил белән Алмаз безнең классик уен уйнаучылар, аларга уйнарга вакыт кирәк. Шунлыктан алар азрак калыштылар. Начар уйнадылар димим, беренче тапкыр өчен нәтиҗә әйбәт дип саныйм, - диде шахмат тренеры Раил Шакиров.

Бу бәйгегә Татарстан шахмат федерациясе башкарма җитәкчесе, гроссмейстер Илдар Ибраһимовның да  килүе – турнирның дәрәҗәсен күрсәтә.

 -Җәй көне Актанышта бәлки Татарстан республикасының команда чемпионатын оештырырбыз дигән ниятләре дә бар...- дип ачыклык кертте Раил Шакиров.






Copyright © 2003-2018
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования