Кичә, 13 март көнне, 2002 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге кызлар арасында Теләче районы беренчелегенә волейбол ярышлары узды.
Монда сигез команда үзара көч сынашты. Уенның нәтиҗәсе буенча безнең Әтнә командасы кызлары - 3 урында (фотода алар кара киемнән).
- Кызларыбыз бик яхшы уен күрсәттеләр. Ике яхшы уйнаучы кызыбыз авыртып, ярышка бара алмадылар, тагын да яхшырак нәтиҗә күрсәтә ала иделәр...- ди спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.
Монысы да начар түгел, молодцы, кызлар! Дәвамлы булсын!