Атнинский муниципальный район

Ял һәм сәнәгать паркы «Туган ягым»

06.03.2018

            Яшел үсемлекләрне табигатьнең үпкәләре диләр. Агач-куакларның яфраклары һавадагы углекислый газны, тузанны, башка агулы матдәләрне үзләренә йотып, кислород бүлеп чыгаралар, атмосфераны фитонцидлар белән баеталар. Шуңа күрә үзебез яши торган авыл-шәһәрләрдә булган агач-куакларны  саклау, яңаларын утырту, аларны карап-тәрбияләп үстерү һәркемнең намус эше булырга тиеш.

             Шушы уңайдан, соңгы берничә елда Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү, яңаларын булдыруга зур игътибар бирелә башлады. Президентыбыз Р.Н.Миннеханов Указы нигезендә, 2015 ел- парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлеге программаның максаты- киң жәмәгатьчелекне территорияләрнең комплекслы усешенә, аларны яшелләндерү һәм төзекләндерү, шулай ук кеше тормышы өчен уңай шартлар булдыруга җәлеп итү иде. Шушы максатларны күздә тотып, район үзәгенең Ш.Мәрҗәни урамында да ял паркы төзү турында карар кылынды. Ышанасы да килмәгән проект акрынлап тормышка аша башлады. Паркның мәйданы өч гектарга якын. Проект нигезендә паркны яшелләндерү һәм матурлау эшләре башкарылды: газоннар эшләнеп, үлән чәчелде, агачлар, куаклар, купъеллык декоратив чәчәкле үсемлекләр утыртылды, брусчаткадан сукмаклар җәелде, яктырткыч утлары куелды, спорт һәм ял иту урыннары булдырылды, балалар мәйданчыгы эшләнде, утырып тору өчен урындыклар, чүп савытлары урнаштырылды, велопарковка ясалды.

             Быел да биредә кар эрү белән кабат эш башланып китәчәк. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә обелиск куелачак. Шулай ук фонтан урнаштырылачак.

             Алдагы елларда утыртылган үсемлекләр ныгып үсеп киткәч, газон һәм клумбалар аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгәч, парк тагын да күркәмләнәчәк, монда ял итәргә килүчеләрнең саны да артачак.  Район администрациясе һәм паркны булдыруда катнашкан һәркем ял итүчеләрнең чәчәкләрне, агач-куакларны өзмичә, йолкымыйча, сындырмыйча саклауларын, гомумән, табигатькә сак карашта булуларын тели.

             Паркта һәм янәшәдәге спорт мәйданчыкларында бергәләп ял итүне һәм аралашуны матур гадәткә әйләндерергэ кирэк. Момкинлекләр җитәрлек бит моның өчен, төрле чараларны матур итеп оештыру осталыгына ия методистлар һәм педагоглар да җитәрлек. Бары зур теләк һәм күмәклек кенә кирәк !  

             Агымдагы елда паркта башкарыласы эшләр белэн түбәндәге ссылка буенча таныша аласыз: http://atnya.tatarstan.ru/rus/formirovanie-komfortnoy-gorodskoy-sredi.htm.      

 

 






Copyright © 2003-2018
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования