КВН

6 февраля 2018 г., вторник

Финалга узган Әтнә командасы бүгенгесе көндә "Байтик"лагеренда. Юк, ял итмиләр, әзерләнәләр. Сынау үтә-үтә. Без уйлыйбыз берне, Ходай бирә икене. Нишләп дисезме?

 2 февральдән  бирле "Байтик"та без. Монда төрле районнар, шәһәрләрдән торган 103 команда , барысы да финалга әзерләнәләр, шул исәптән без дә. Татарча чыгыш ясарга ялт итеп әзерләнгән идек, Татарстанда яшибез бит. Русча уйнарга,  диделәр. Азрак күңел төште, тик чыгыш ясаучыларыбызның кәефләре әйбәт. Бүген редакцияләү, чыгышларыбызны карыйсылар. Монысыннан узсак, УНИКСта чыгыш ясау ихтималы бар...- дип хәбәр итте  оештырып алып баручы Алсу Гыйлаҗева.  

Алла ярдәм бирсен, үтсеннәр иде дип телик. 103 команда арасында чыгыш ясау да зур батырлык! Җитмәсә, ничә көн эчендә кабат әзерләнеп, "тел" үзгәртеп.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International