Прием граждан.

29 января 2018 г., понедельник

Әтнәдә Татарстанның социаль яклау һәм хезмәт министры Эльмира Зарипова булып китте.

Максаты – район халкы белән очрашу һәм сорау, гозер белән килүчеләрне кабул итү булды. Әлеге очрашу хакимият бинасында узды.

Очрашуда район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зөлфәр Галимуллин, шулай ук сорау бирергә килүчеләр катнашты.

Эльмира Зарипова “тимерне кызуында сугарга ярата” икән: урысча әйтсәк, “С места в карьер” кереп китте – килүгә гозере булучыларны кабул итә дә башлады. Беренче сорау ташламалар буенча иде.

– Бездә күп балалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган?

  • Закон нигезендә 3 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләне күп балалы дип санарга мөмкин, – диде министр һәм аларга булган ташламаларны санап узды. – 6 яшькә кадәрге балага дару алыр өчен – 125 сум, 18 яше тулмаган балаларга юлда йөрү өчен – 282 сум, мәйданының социаль нормалары кысаларында торакка түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия каралган.

Шул ук вакытта ул ташламаларны алу, куллану буенча киңәшләрен дә биреп узды.

Икенче сорау алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге буенча иде.

  • Сәламәтлегем какшау сәбәпле, озак вакыт “больничный”да булдым. Хәзер авыр эш башкара алмыйм. Минем пенсия яшенә дә күп калмады инде, берничә ел алдан пенсиягә чыга алмыйммы? Берәр киңәш бисәгез иде?
  • Алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге Закон нигезендә көйләнә. Моның шартлары бар һәм алар аз түгел. Ә инде бу очракта, беренче чиратта сәламәтлек буенча медицина нәтиҗәсе булырга тиеш, – диде министр.

Эльмира Зарипова районда сораучыга тәкъдим итәрдәй җиңел эшләр – вахтер, каравылчы хезмәтләре юкмы дип тә белеште. Сизелеп торды – сорау белән килүчеләргә ихлас ярдәм итәргә теләде

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International