Экологический урок

12 января 2018 г., пятница

Бүген 11 гыйнвар - тыюлык һəм милли парклар көне.

    Шушы көн уңаеннан Яңа Шашы авылы китапханәсендә  Яңа Шашы мәктәбенең  7 сыйныф укучылары катнашында “Табигать язмышы - безнең язмыш” дип исемләнгән экологик дəрес үткəрелде. Шушы теманы эченә алган  китап күргәзмәсе куелды. Укучыларга "Ашыт" тыюлыгы турында мәгълүмат бирелеп,  презентация күрсәтелде.  Экологик дәрестә шушы көннең тарихы, Әтнә районы “Ашыт” тыюлыгындагы Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кош-кортлар, үсемлекләр белән таныштык.  Шулай ук биология укытучысы Закирова Равия апалары да мәктәп укучыларына , экологик дәрестә катнашучыларга   өстәмә мәгълүматлар җиткерде.

    Дәресне оештыручы - китапханәче  Надия Нәҗмиева. Аның якташ шагыйрәбез  Фирая апа Зыятдинова шигырьлəрен дə куллануы дәреснең  укучыларга   тәэсир итү көчен тагын да арттырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International