Шахматы.

11 октября 2017 г., среда

Самара шәһәрендә авылда яшәүче укучылар арасында Россиянең шахмат буенча шәхси–команда ярышлары булып узды. безнең яшь шахматчылар чыгышын бик уңышлы дип бәяләргә була.

Исегезгә төшерәбез, Россия чемпионатында чыгыш ясау хокукын безнең яшь шахматчыларыбыз – Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Камил Кәримов һәм Алмаз Бадиков Актанышта узган Татарстан беренчелегендә II урын алып яуладылар. Бу хакта команда тренеры Раил Шакировтан сораштык.

– Чемпионат Самара янындагы “Колос” шифаханәсендә, 30 мең халкы булган Кинель–Черкассы авылында узды. Биредә Россиянең 19 төбәгеннән 30 команда –  барысы йөз сиксән ике 2001нче елгы һәм яшьрәк шахматчылар көч сынашты. Швейцария системасы буенча 9 тур уеннар уздырдылар. Ә безнең нәтиҗәләр сокланырлык булды, – диде ул.

Барысын бергә уйнатып, соңыннан кызларны да, ир–малайларны да бишәр төркемгә бүлгәннәр. 9 яшькә кадәрге кызлар төркемендә Азалия Мифтахова искитәрлек дәрәҗәгә иреште – авыл укучы шахматчылары арасында Россия чемпионы исемен яулады.

– Кинель–Черкассы авылында бик матур мәчет бар, килгәндә үк шунда кердек. Имам безне бакчада үскән алмалар белән сыйлады. “Бисмилла әйтеп ашагыз, шул вакытта җиңәрсез”, диде. Соңрак Азалияне беренче уенда җиңүе белән котлагач, “Мәчет алмасы ашадым бит мин, шуңа күрә җиңәсемне алдан ук белеп кердем”, дип көлдерде, – дип искә алды Раил Шакиров.

Шунысы соклангыч – турнирны икенче урындагы көндәшеннән дә 1,5 баллга өстенрәк тәмамлый. Футбол термины белән әйтсәк, көндәшләреннән өстенлеген 5:0 дип бәяләргә була! Шушы ук яшь төркемендә – ир–малайлар арасында Самат Шәрәфиев вице–чемпион исемен ала. Баллары 1 урын алучыныкы белән тигез иде хәтта, тик өстәмә күрсәткечләр аркасында 2гә калды. Футболча әйтсәк, бары пенальти аркасында гына икенче урынга калды.

11 яшькәчә ир–малайлар төркемендә берьюлы 2 шахматчы чыгыш ясый. Камил Кәримов һәм Алмаз Бадиков 7–8 урыннар алалар. Киләсе елга да шушы ук төркемдә чыгыш ясау мөмкинлекләрен күзаллаган хәлдә, бу да яхшы нәтиҗә.

Балалар бу бәйгегә үз исәпләренә барып кайтырга тиеш иделәр, спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшинга рәхмәт – химаячеләрне дә, кирәк сумманы да таба. Автобус шоферы Рәфкать Шакиров Самарага алып барып, алып кайта. Анда кирәк–ярак артыннан да ул чаба. Афәрин, кечерәк шахматчыларның әти–әниләре дә бара – анысы да зур ярдәм була.

Иң куанычлысы – Азалия Мифтахова хәзер Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Анысына Татарстанның классик һәм тиз йөрешле уеннар чемпионатында 5, 6 урыннар алып иреште. 1–2 ноябрь көннәрне Россия чемпионатының Идел буе федераль округы этабында чыгыш ясаячак.

– Кыскасы, бик яхшы турнир булды бу, зур тәҗрибә тупладык, – ди тренер.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International