Ярмарки.

28 сентября 2017 г., четверг

Башкалабызда көзге ярминкәләр башланып китте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр, һәр шимбә көнне узачак. Анда республиканың төрле районнарында җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин.

Бу атнаны әтнәләр дә шәһәр халкына үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә 20 тонна ашлык, 600 килограмм ит, 1800 литр сөт, җиләк-җимеш, яшелчә, 200 мең сумлык пешкән ризык, кулдан бәйләнгән әйберләргә кадәр алып бардылар. Һәр елдагыча Кәрим Тинчурин белән Татарстан урамнары кисешкән урында сату иттеләр әтнәләр. Шунысы шатландыра Әтнә продукциясен барысын да алып бетергәннәр. Хәтта ике капчык чәкәнне дә әби-бабайлар бик үз иткәннәр. “Мирас” пешергән ипи белән токмачны икенче юлы хәтта машина белән алып килергә кушканнар. Моннан тыш, сату нокталарын бизәргә дип алып килгән миләшкә кадәр алып киткәннәр. Алып килгән продукцияң сатылу әйбәт инде ул. Бу атнага әлеге урында Теләче районы сату итәчәк. Киләсе атнада кабат безненкеләр булачак.

Ленин исемендәге күмәк хуҗалык өлкәннәрне кайнар чәй белән дә сыйладылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International