Атнинский муниципальный район

Выборы.

12.09.2017

10 сентябрь – Россиядә Бердәм сайлаулар көне иде. Районның 2 авыл җирлегендә сайладык, нәтиҗәләре билгеле.

4нче округ буенча узган өстәмә сайлауларда, Кышлау авыл җирлегендәге 1013нче сайлау участогы буенча депутатлыкка 4 кандидат – “Бердәм Россия” партиясеннән Дилара Шагмухаметова, “Гадел Россия”дән Михаил Прытков, КПРФтан Никита Данилин, ЛДПРдан Денис Ланкила теркәлгән иде. Тавыш бирү хокукы булган 51 сайлаучының 98 проценты сайлау участогына килеп үз фикерен белдерде. Биредә китапханәдә эшләүче Дилара Ильяс кызы Шагмухаметова якташларының 100 % тавышын җыеп, депутат итеп сайланды.

Әтнә авыл җирлеге буенча 997нче сайлау участогында депутатлыкка 3 кандидат – “Бердәм Россия” партиясеннән Ленар Зәйнуллин, “Гадел Россия”дән Алексей Ситко, ЛДПРдан Динар Хәкимов теркәлгән иде. Сайлауларда катнашырга хокукы булучыларның 77,9 проценты катнашты. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленар Ильфир улы Зәйнуллин җиңеп чыкты. Ул сайлауларда катнашкан якташ сайлаучыларының 81 процент тавышын җыйды. “Гадел Россия” вәкиле – 11 %, ЛДПР вәкиле 2,7 % тавышка ия булды.

Гомумән алганда, сайлаулар тыныч узды, хокук бозулар булмады. Районга сайлаулар барышын күзәтүчеләр дә килгән иде. Шөкер, кимчелекләр юк.

Депутатлыкка кандидатларның берсе – Алексей Ситкодан сайлаулар барышы турында сораштык. “Монда бар да яхшы оештырылган. Бернинди хокук бозулар да, тәртипсезлекләр дә күрмим: сайлаулар барышыннан мин тулысынча канәгать”, – диде ул.

Сайлаучылар белән дә аралаштык. Күпчелек: “Бәйрәм рухы сизелә. Участокка якынлашуга ук яңгыраган музыка тавышы ишетелә. Менә шундый чаралардан бәйрәм ясый белүләре кунадыра”, – дигән фикердә.






Copyright © 2003-2017
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования